Яшел Үзәндә ике спорт мәйданы ачтылар

2013 елның 4 сентябре, чәршәмбе

Шәһәр Көнендә, Яшел Үзәннең Мирный микрорайонында, ике спорт мәйданының тантаналы ачылышы булды. Пляж футболы кыры һәм пляж волейболы мәйданы үз эшләрен мәйданда башладылар. Хәзер һәрбер яшел үзәнле монда килеп, үзенә ошаган спорт төре  белән шөгыльләнә ала. Ә бүген беренче уеннар да булды – футбол уенында ветераннар җыелмасы җиңүче дип табылды. Волейбол мәйданындагы уен берничә сәгатькә сузылды – безнең шәһәрдә әлеге спорт төрен яратучылар җитәрлек. Яшел Үзән волейболчылары билгеләп үткәнчә, мәйданнар бик сыйфатлы. Монда уйнау  үзе бер рәхәтлек.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International