Менделеевск районының Мунайка авылында күп функцияле үзәк төзелә

2013 елның 5 сентябре, пәнҗешәмбе

Авыл клублары төзү республика программасы нигезендә ТР Менделеевск районының Мунайка авылында тиздән  Күп функцияле үзәк барлыкка киләчәк, әлеге үзәктә авыл клубы гына түгел, фельдшер-акушерлык пункты, җирле үзидарә органнары, авыл китапханәсе дә булачак.

Заказ бирүче булып, ТР Баш инвестицион-төзелеш идарәсе, подрядчы оешма – “Стройхимсервис” ҖЧҖ тора. Төзелешкә 8 млн. сум бүленеп бирелгән. Бүгенге көндә түбәндәге төр эшләр эшләнгән:

1.                    Фундамент, цоколь, бетон идәннәр;

2.                    Бина дивары;

3.                    Түбә ябу эшләре тәмамланып килә;

4.                    Диварларны штукатурлау;

5.                    Су кертелгән, канализация урнаштырылган.

Объектны тапшыруның якынча вакыты  - 2013 елның октябре.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International