ТР МКның 27.10.12дән 1932-р Боерыгын тормышка ашыру кысаларында, ТР Югары Ослан районы Түбән Ослан авылында 100 урынлы күп функцияле үзәк ( клуб+ФАП) төзү эшләре тәмамланып килә.
Бүгенге көндә, подрядчы оешма “БрикСтрой” ҖЧҖ тарафыннан эчке электр челтәрләре идән урнаштыру, диварларны штукатурлау, тәрәзәләр урнаштыру буенча эшләр тәмамланган, түбә ябылган. Бизәү эшләре бара (80% тәмамланган). Фойеда идән плиткалары, линолеум ябыштыру, диварларны буяу эшләре бара.
Су белән тәэмин итү һәм канализациянең тышкы челтәрләре эшләнгән.
Объектта вертикаль планлаштыру һәм территорияне төзекләндерү эшләре дәвам итә.