“Алабуга” МИЗ территориясендә “А Плюс парк Алабуга” индустриаль паркын төзү эшләре башланды

2013 елның 9 сентябре, дүшәмбе

Бүген “Алабуга” махсус икътисади зона территориясендә “А Плюс парк Алабуга” индустриаль паркын төзи башлауга багышланган тантана булды. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, РФ икътисади үсеш министры Алексей Улюкаев, ТР Алабуга муниципаль районы башлыгы Геннадий Емельянов, “Алабуга” МИЗ генераль директоры Тимур Шагивалеев, Россиянең инновацион регионнары Ассоциациясенең башкарма директоры Иван Бортник катнашты.

Индустриаль парк әзер инфраструктуралы җитештерү мәйданнарыннан тора. “А Плюс парк Алабуга” барлык параметрлар буенча да А классына туры киләчәк. Гомуми мәйданы 200 мең кв. метрлы дүрт корпуста МИЗның кимендә 20 компания-резидентлары урнаша алачак. Алар барысы да махсус икътисади зонаның салым һәм таможня льготасыннан файдалана алалар.

“Икътисади үсеш учагын барлыкка китерү эшендә катнашу күңелле, безгә алар болай да җитми бит. Мондый производстволарны барлыкка китерү  чимал икътисадыннан читләшә баруыбыз турында сөйли”, - диде Алексей Улюкаев.

“МИЗ титулы хисабына без инде “Синергия” индустриаль паркын төзибез. Монда бизнесның яңа төрен башлыйбыз – яңа индустриаль паркны инвестор төзиячәк. Без бизнеска шартлар тудырырга тиешбез, безнең бурычыбыз шул”, - диде Рөстәм Миңнеханов.

Индустриаль парк төзелеше өч баскычтан тора. Беренчесе 47 мең кв. метр мәйданлы корпус төзүдә гыйбарәт, ул 2015 елның I  кварталында тәмамланачак. Икенчесе – 50 мең кв. метр һәм ниһаять, өченчесе – гомуми мәйданы 100 мең кв. метр булган ике корпус, соңгысы 2017 елның IV кварталында тәмамланачак. Инвестицияләр 200 млн. долларны тәшкил итә, проектны 10 ел эчендә аклау планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International