Гиматдинов, 60 урамы буенча урнашкан йорт каршындагы скверда, районара сукырлар җәмгыяте урнашкан урында, тоеп беленә торган плитәләрдән җәяүлелер өчен юл төзиләр. – Әлеге эш “Арзан һәм уңайлы тирәлек” республика программасы кысаларында башкарыла – дип әйтте шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Рәмис Кәримов. –Тоеп беленә торган плитәләр юл аша беренче мәктәп ягыннан сквер буенча офис ишек төбенә кадәр салыначак. Сукырлар өчен уңайлы юлның бәясе бер миллион сумнан артып китә, эшләрне сентябрь ахырына кадәр тәмамларга уйлыйлар.