Зәйдә “Эш тирәлеге” дип аталган, ел саен үткәрелә торган акция старт алды, әлеге чара барышында, район җитәкчеләре предприятиеләргә баралар һәм андагы хәлләр, производство үсеше, киләчәккә булган планнары һәм перспективалары белән танышала. Эшчеләр үз сорауларын турыдан-туры бирә алалар. Әлеге акция барышында, район башкарма комитет Җитәкчесе “Зай-Водоканал” ҖЧҖда предприятиенең кышкы чорга челтәрләр әзерләү буенча эшләгән эшләре белән танышты, биологик чистарту корылмаларын карады. “Зай-Водоканал” ҖЧҖ директоры Наил Муллин сүзләренә караганда, хәзерге вакытта шәһәр суүткәргеч-канализация хуҗалыгы ягулык чорына 100 процентка әзер. 2128 метр суүткәргеч челтәрләренә капиталь ремонт ясалган, артезиан скважинасының ике насосы алыштырылган. Аерым йортла белән торучы сектордагы 30 су алу колонкасы, 24 кое ремонтланган, 11 янгын гидранты урнаштырылган һәм алыштырылган. Барлык суүткәргеч насос станцияләре һәм артезиан сважиналары ягулык чорына әзер. Субүлгеч челтәрләрен ремонтлау буенча зур эш эшләнелгән. Федераль программа буенча, Зәй шикәр заводының кагат кыры буенча урнашкан 460 метрлы труба үткәргеч капиталь ремонтланган, шул исәптән ике басым коллекторы да аыштырылачак. Нариман урамындагы кондитер фабрикасыннан алып, автовокзалга кадәр, муниципаль программа буенча, салкын су белән тәэмин итү торба челтәрләрен капиталь ремонтлау буенча зур күләмле эш көтелә.