Чистай районында тагын бер ФАП ачылды

2013 елның 13 сентябре, җомга

Бүген Татар Сарсазы авылында модульле фельдшер-акушерлык пунктының тантаналы ачылышы булды. Әлеге ФАП меңнән артык кешегә хезмәт күрсәтә ала, стандарт җиһазлар комплексы белән тәэмин ителгән, җылыту һәм кайнар су белән тәэмин итү өчен ике контурлы казан урнаштырылган. 63 квадрат метрлы мәйданда авыл халкына квалификацияле медицина ярдәме күрсәтү өчен кирәк булган барлык кабинетлар да бар. Әлеге ФАП авыл халкына гына ярдәм итеп калмый, чөнки авыл аша республика трассасы үтә һәм төп юл янында медицина пункты булу зур плюс. Халыкка югары квалификацион категорияле фельдшер хезмәт күрсәтәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International