ТР Президенты участок полиция хезмәткәрләре өчен йорт төзү турында: “Районда бер йорт төзү куркыныч бурыч түгел”

2013 елның 16 сентябре, дүшәмбе

ТР хокук бозу очракларын кисәтү комплекслы программа кысаларында, Татарстанда агымдагы елда 39 муниципаль оешмадагы участок полиция хезмәткәрләре өчен 82 торак йорт төзү планлаштырыла. Бүген ТР Хөкүмәт йортында республика Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә үткән кеспублика киңәшмәсендә, Татарстан буенча ЭЭМ башлыгы Артем Хохорин эшләрнең барышы турында сөйләде.

Авыл хуҗалыгы районнарында полиция участок пуктлары һәм торак бүлмә белән берләшкән бер типтагы административ-торак комплекс төзү каралган. Төзелеш өч төп чыганактан финанслана.

ТР Дәүләт торак фонды чаралары хисабына, хәзерге вакытта, 21 муниципаль оешмада 21 торак йорт төзелә. Йортларның әзерлек дәрәҗәләре төрлечә, ләкин, А. Хохорин сүзләренә караганда, бернинди авырлыклар күзәтелми, барысы да план буенча бара.

Комплекслы программа кысаларында бүленеп бирелгән республика бюджеты чаралары хисабына 18 муниципаль оешмада 20 торак йорт төзелә. Министр сүзләренә караганда, монда төзү темплары түбәнрәк һәм планлаштыргаан вакыттан артта калына. “Спасс районында хәлләр бик катлаулы, бүгенге көндә бина фундаменты өчен чокыр гына казылган”, - диде А. Хохорин.

Аның сүзләренә караганда, муниципалитетларның үз чаралары хисабына йортлар төзү күренеше тагын да катлаулырак. Әлеге чыганаклар белән 38 муниципаль райондагы 41 торак йорт төзү финанслана. Ләкин эшләр, кайбер искәрмәләрне исәпкә алмаганда, бик акрын бара. А. Хохорин, бары тик Лаеш районын гына уңай мисал буларак әйтте, анда муниципаль чаралар хисабына бина төзү эшләре тәмамланган диярлек. Башка чаралар хисабына финанслана торган объектлардагы эшләр дә тәмамланган. А. Хохорин хәбәр иткәнчә, Лаеш районындагы комплексларны ачуны, ТР Президентын һәм Россия ЭЭМ җитәкчелеген чакырып, тантаналы рәвештә үткәрү планлаштырыла.

Шул ук вакытта, министр сүзләренә караганда, 3 муниципаль оешмада участок полиция хезмәткәрләре өчен йортлар төзү эшенә керешмәгәннәр дә, бу – Әтнә, Яшел Үзән һәм Чистай районнарында. Тукай һәм Ютазы районнарында административ-торак комплекс өчен иске йортла бүленеп бирелгән, аларны рекострукцияләргә кирәк, ләкин эшләр башланды гына әле.Тагын 16 районда эшләр бары тик фундамент салу белән генә чикләнгән.

Ситуациягә комментария биргәндә,Татарстан Президенты билгеләп үткәнчә, участок полиция хезмәткәрләре эшенең эффективлыгы, аларның һәрвакыт участок территориясендә булуы белән бәйләнгән, шуңа күрә административ-тораккомплексы тибындагы форма сайлап алынды.

“Участок полиция хезмәткәре бар, димәк контроль бар.Вәкаләтләр бирелгән хакимият вәкиле, принципта, участок полиция хезмәткәре инде. Моны аңларга кирәк. Әйе, авырдыр, акча җитми, ләкин районга бер йорт төзү катлаулы бурыч түгел, монда бернинди акланулар  да булырга тиеш түгел. Участок полиция хезмәткәрләре – безнең таянычыбыз, - диде Рөстәм Миңнеханов.

Ул полиция хезмәткәрләре өчен йортлар төзүнең барышы турында районнардан килгән мәгълүматны гомумиләштерергә һәм әлеге проблеманы ТР Хөкүмәте дәрәҗәсендә тикшерергә кушты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International