ТР Ютазы районы Алма-Ата авылында яңа фельдшер-акушерлык пункты ачтылар

2013 елның 16 сентябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районы Алма-Ата авылында яңа фельдшер-акушерлык аункты ачтылар. Ютазы муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Андрей Подовалов, район башлыгы урынбасары Зария Рашитовна, Уруссу үзәк район хастаханәсенең баш табибы Ринат Фатихов, Ютазы авыл җирлеге башлыгы Рәмзия Хәкимова авыл халкын әлеге истәлекле вакыйга белән котларга килде. Алар барысы да авыл халкына, сәламәтлек, иминлек, бәхет һәм озын гомер теләделәр. Андрей Подовалов билгеләп үткәнчә, райооның өч авылында мондый типтагы ФАП ачыла. Узган елны Акбаш авылында ФАП ачылса, бу елны инде икенче бина ачыла. Күптән түгел генә Алабакүл авылында ФАП ачылган иде. Ул билгеләп үткәнчә, районда ел саен 3-4 яңа объект ачыла. Районның баш табибы Ринат Фатыхов авыл халкына сәламәтлек  теләде һәм монда бары тик профилактика өчен генә килсен иде, дип билгеләп үтте. Авл җирлеге башлыгы Рәмхия Хәкимова кыска вакыт эчендә мондый ФАП төзүдә булышкан кешеләрнең барысына да рәхмәт әйтте. Аннан соң, авыл фельдшеры яңа матур бинада авыл халкын кабул итә башлады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International