Бүген Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисенең Беренче урынбасары И.И. Шувалов җитәкчелегендә, Россия Федерациясе Президенты карамагындагы Советның торак сәясәте һәм торакның үтемле булуын үстерүгә багышланган утырышка әзерлек сораулары буенча киңәшмә булды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналҗ хуҗалык министры И.Э. Фәйзуллин катнашты. Ул үз докладында, Татарстан Республикасында эконом класслы, шул исәптән арендалы торак төзү тәҗрибәсе турында сөйләде.