Россия Федерациясе хөкүмәт Йортында “Футбол буенча дөнья чемпионатына спорт объектлары өчен проектлы-тикшеренү эшләре үткәрү һәм аларны төзү барышы турында” соравына багышланган киңәшмә булды. Әлеге чара Россия Федерциясе Хөкүмәте Рәисенең Беренче урынбасары И.И. Шувалов рәислегендә үтте. Киңәшмә эшендә Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры И.Э.Фәйзуллин катнашты.