Төзелеш Министрлыгында метроның икенче линиясендә станцияләр урнаштыру турында фикер алыштылар

2013 елның 12 октябре, шимбә

Бүген ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгында Казан метросының үсеш перспективасына багышланган киңәшмә булды. Әлеге чараны ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин үткәрде.

Очрашуда метроның икенче линиясендәге беренче участок тикшерелде. Метроның икенче тармагында 13 станция төзү планлаштырыла: “Фучика/Дубравная”, “10 нчы микрорайон”, “Ломжинская”, “Сахаров”, “Халыкара ат-спорт комплексы”, “Космонавтлар”, “Компрессор заводы”, “Футбол стадионы”, “Шәһәр хастаханәсе”, “ЗАГС”, “Декабристлар/ Яшьлек” һәм “Восстания”. Ирек Фәйзуллин билгеләп үткәнчә, метроның яңа станцияләрен төзегәндә барлыкка килергә мөмкин булган проблемалы сорауларның барысын да алдан исәпкә алырга кирәк.

“Казметрострой” МУП башлыгы Марат Рәхимов хәбәр иткәнчә, бүгенге көндә “Дубравная” станциясен төзү өчен рәхсәт алынган, якынча 30 млн. сум үзләштерелгән. " Барлык документлар да тәртипкә китерелгәннән соң ук без эшли башлаячакбыз”, - диде ул. Аның сүзләренә караганда, бүгенге көндә, Казан метросының пассажирлар әйләнеше тәүлегенә 120 мең кешене тәшкил итә, әлеге сан Казандагы пассажирлар йөртү  күләмнең 15 процентын тәшкил итә.

Яңа станцияләрнең урнашуы турында фикер алышуның финал өлешендә, И. Фәйзуллин, метроның икенче тармагына кагылышлы планны Татарстан Президентына киләсе  ялларда тәкъдим итү өчен, барлык докуменларны һәм тәкъдимнәрне әзерләргә кушты. “ Эшләрне “Дубравная” станциясеннән башлап, “10 нчы микрорайон”га таба юнәлтербез, дип уйлыйм”. Безнең төп бурычыбыз – пассажирларга шәһәр буенча йөрү уңайлы булсын. Метро станцияләрен никадәр тизрәк төзеп бетерсәк, Казан буенча йөрү шулкадәр җиңел булачак”, - дип сүзен йомгаклады ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International