Татарстан Республикасында 1 млн. 768,5 мең кв. метр торак файдалануга тапшырылган, әлеге сан еллык бурычның 73,7% тәшкил итә

2013 елның 21 октябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасында, 18 октябрь торышына, 2,398 млн. кв. күләмендәге планның 1 млн. 768,5 мең кв. метры файдалануга тапшырылган, әлеге күрсәткеч 2013 еллык бурычның 73,7% тәшкил итә. Бу турыда бүген ТР Министрлар Кабинеты Аппаратының төзелеш, транспорт, торак-коммуналь һәм юл хуҗалыгы Идарәсе башлыгы Илдар Сибгатуллин, Татарстан Республикасы Хөкүмәт Йортында узган республика киңәшмәсендә хәбәр итте.

Республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимындагы киңәшмәне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Киңәшмә эшендә Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.

ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фондына (ТР ДТФ) чаралар бүлеп бирү йөкләмәсенең гыйнвар-сентябрь планындагы 6,107 млн. сумның 6,646 млн. сумы фактик яктан үтәлгән.

 

ТР Премьер-министры Илдар Халиков киңәшмәдә искәрткәнчә, бүгенге көндә, “Ачык Татарстан” проекты кысаларында, материаллар белән эшләү җиңел булсын өчен, аларның күп өлеше электрон форматка күчерелгән һәм муниципаль район башлыклары, алданрак, киңәшмәгә кадәр, кирәкле мәгълүмат белән таныша алалар.

ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр иткәнчә, РФ Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары Игорь Шувалов җитәкчелегендә, торак сәясәте һәм Россия Федерациясендә торак алу мөмкинлеген үстерү буенча РФ Президенты карамагындагы Совет утырышы булган. 2014-2017 елларда илдә 25 млн. кв. метр эконом-сыйныф торагы төзү турындагы карар кабул ителгән, регионнар өчен торак файдалануга тапшыру күрсәткече билгеләнгән (Төгәлерәк - http://government.ru/vice_news/7619).

Ирек Фәйзуллин искәртеп киткәнчә, 2014 елда ТР ДИФна 6638 фатирлы 140 торак йорт тапшырырга кирәк.

Ул республикада авария хәлендәге торакны юкка чыгару программасына тулырак тукталды. Әлеге программа кысаларында, 2014 ел ахырына кадәр, авария хәлендәге 713 йортта яшәүче 12 мең 330 кеше күчереләчәк.

Ятим балаларны торак белән тәэмин итүгә килгәндә исә, Ирек Фәйзуллин сүзләренә караганда, 2007-2012 елларда республикада 638 млн. сумлык 731 торак сертификаты рәсмиләштерелгән.Бүгенге көндә ТР ДТФ тарафыннан 265 ятим бала өчен торак броняланган.

ТР Премьер-министры Илдар Халиков муниципаль район башлыкларына искәртеп үткәнчә, якын арада 2014 ел өчен республика программалары формалашып бетәчәк, әлеге сорауларга  аерым игътибар бирергә кирәк.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International