Декабрь аенда Казанда капиталь һәм агымдагы ремонт буенча иң яхшы подрядчыны сайлаячаклар

2013 елның 21 октябре, дүшәмбе

Декабрь аенда Казанда ел саен үткәрелә торган “ТКХның иң яхшы подрядчы оешмасы” бәйгесенә йомгак ясалачак. Әлеге бәйгедә катнашучы компанияләр, үз эшләре турындагы хисапны 23 октябрьгә кадәр тәкъдим итәргә тиешләр. Бу турыда бүген, торак-коммуналь хуҗалык Комитеты рәисе урынбасары  Альмир Корбанов, эшлекле дүшәмбедә хәбәр итте.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, бәйге, беренче тапкыр, подрядчылар эшенә йомгак ясап, узган елны үткәрелде. Әлеге бәйгедә торак фонд объектларын төзү, капиталь һәм агымдагы ремонтлар, коммуналь хуҗалык һәм тышкы якны төзекләндерү буенча эшләр башкаручы подрядчы оешмалар катнаша ала. Бәйге үткәрү вакытында, шулай ук, подрядчылар тарафыннан эшләрне оештыру һәм үтәү, чыганаклар һәм предприятие инфраструктурасы, төзү процессының сыйфаты, персонал белән эш, заказ бирүче һәм халыкның канәгать булуы, объектларны эксплуатацияләү, гарантия таләпләрен үтәү һәм башка күрсәткечләр бәяләнә.

2012 ел нәтиҗәләре буенча, бәйгедә катнашкан оешмаларның эшчәнлеген һәрьяклап бәяләү нәтиҗәсендә, җиңүчеләр булып, “Казан энергосервис үзәге” МУП ( 1 урын), “Казлифтсервис” МУП ( 2 урын) һәм “Восток” ҖЧҖ ( 3 урын) билгеләнде.

Әлеге бәйгене ел саен үткәрү карары кабул ителде, һәм ул 2013 ел капиталь ремонтына мөнәсәбәттә старт алды инде. Хәзерге вакытта бәйгедә катнашучылар , бәйге критерияләре буенча үз эшчәнлекләре турында хисап әзерлиләр, хасапларны әзерләү срогы 23 октябрь, дип хәбәр итте Альмир Корбанов. Бәяләү нәтиҗәләре буенча иң күп тавыш җыйган оешмалар икенче баскычка күтәрелә , әлеге баскычның эше – хисапларда күрсәтелгән мәгълүматларны раслау максатыннан тикшерү, шулай ук оешма белән тагын да якынрак танышу. Бәйгенең нәтиҗәләре агымдагы елның декабрендә билгеле булачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International