Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районының Теләче авылында Үзәк паркны төзекләндерү эшләре төгәлләнде. Эшләр «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проектының «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» федераль программасы кысаларында алып барылды.
Объектта төзелеш-монтаж эшләре 2023-2024 елларда башкарылган. Мәсәлән, җир эшләре башкарылды, сыйфатлы тротуар плиткасыннан сукмаклар ясалды, кече архитектура формалары куелды, паркка керү урыны төзекләндерелде.
Татарстан Республикасында 2024 елда «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» федераль проектын «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында барлыгы 2,35 млрд сумлык 64 җәмәгать урынын төзекләндерү эшләре планлаштырылган. Шул исәптән Баулы һәм Кукмара шәһәрләрендәге 2 объект кече шәһәрләрдә һәм тарихи җирлекләрдә уңайлы шәһәр мохите булдыруның иң яхшы проектлары Бөтенроссия конкурсы йомгаклары буенча 165,34 млн сумга төзекләндерелә.
Бүгенге көндә төзелеш-монтаж эшләренең гомуми үтәлеше 98% чамасы тәшкил итә. Соңгы 2 атнада 8 муниципалитетта (Тәтеш, Чистай, Менделеевски, Баулы, Алексеевски, Теләче, Арча, Мамадыш муниципаль районнары) 9 объект төзекләндерелгән.
«Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проектының төп бурычларыннан берсе-шәһәр мохитенең уңайлылыгын арттыру, уңайлы шәһәр мохитен булдыруда гражданнарның турыдан-туры катнашу механизмын булдыру.