Алексеевск районының Алексеевск бистәсендә «Кояшкай» балалар бакчасына капиталь ремонт ясалган.
Ике катлы бинада төзүчеләр эчке бизәлешне һәм фасадны тулысынча яңартканнар, инженерлык челтәрләрен алыштырганнар. Объектта вентиляция системасын һәм янгын сигнализациясен эшләтеп җибәрү-көйләү эшләре уңышлы башкарылган.
Балалар учреждениесенең тирә-ягы төзекләндерелгән һәм куркынычсыз уен мәйданчыклары урнаштырылган.
ТР ГИСУ фотосы