Түбән Каманың 31 нче микрорайонында, актив спорт һәм гаилә ялы өчен яңа универсаль комплекс ачылды. Монда, нигездә, социаль ипотека программасы буенча фатир алган яшь гаиләләр яши. Шуңа күрә алар өчен һәм, беренче чиратта, 31 микрорайон һәм якын тирә микрорайон балалары өчен әлеге яңа спорт мәйданы, якынлашып килүче мәктәп каникуллары алдыннан, чын бүләк булды.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, әлеге объект, соңгы вакытта Түбән Камада барлыкка килгән беренче спорт комплексы гына түгел. 2012 елда шәһәр Көнендә спорт һәм гаилә ялы өчен “Кояшлы алан” дигән парк ачылган иде, Айдар Метшин билгеләп үткәнчә, әлеге объектның ачылышы, Татарстанның барлык муниципалитетларында мондый универсаль мәйданнар барлыкка килү өчен импульс булды.
Бу елны Түбән Камада ике спорт мәйданы ачылды. Беренчесе, шәһәр Көнендә, 14 нче лицей территориясендә, икенчесе 31 нче микрорайонда эшли башлады. Тагын бер спорт мәйданы якын арада Кама Аланында ачылачак.
Мондый мәйданнарны Түбән Камада төзү, муниципаль районның Казанда Бөтендөнья җәйге Универсиада объектлары барлыкка китерү һәм әзерләүдә актив катнашкан өчен алынган грант ярдәмендә тормышка ашты.