Татарстанның Яшел Үзән районында «Гаилә» илкүләм проекты буенча 260 урынлык балалар бакчасы төзелә

2025 елның 6 марты, пәнҗешәмбе

Татарстанның Яшел Үзән муниципаль районының Октябрь поселогында балалар бакчасы төзелә башлый. Тиешле дәүләт контракты генподряд оешмасы белән төзелгән.

Проект буенча бу гомуми мәйданы 3 мең квадрат метрлы ике катлы бина булачак һәм ул 260 урынга исәпләнгән. Биредә физкультура һәм музыка заллары, төркем бүлмәләре, медицина кабинеты, процедура бүлмәсе, азык-төлек блогы, кер юу бүлмәсе бар.

Октябрьский бистәсендәге мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе «Гаилә» илкүләм проектына керә торган «Гаиләгә ярдәм» федераль программасы кысаларында төзелә.

Исегезгә төшерәбез, «Гаилә» илкүләм проекты яшь, күп балалы гаиләләргә ярдәм итү, гаилә кыйммәтләрен үстерү чараларын берләштерүгә юнәлдерелгән. Илкүләм проектның максаты – балалы гаиләләр санын арттыру, шул исәптән күп балалы гаиләләр санын арттыру. Моның өчен дәүләт ярдәмнең комплекслы системасын үстерүне дәвам итәчәк.

Безне шулай ук социаль челтәрләрдә укыгыз https://t.me/Minstroy_RT һәм https://vk.com/msagkh

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International