Узган шимбәдә Татарстан Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин сәламәтлек саклау өлкәсендә объектлар төзелеше барышы турында хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды.
Марат Айзатуллин хәбәр иткәнчә, сәламәтлек саклау өлкәсендә 53 объект төзелә, шул исәптән 47 фельдшер-акушерлык пункты. Шуларның өчесе буенча гына дәүләт контрактлары төзелмәгән. Бу – республика программасы кысаларында Казанда кабул итү-диагностика бүлеге, аның буенча якын арада контракт төзергә планлаштырыла, һәм төзелешләре «Озакка һәм актив тормыш» илкүләм проектына кергән «Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү» федераль программасы буенча каралган ике поликлиника. Алар буенча контрактлар төзү 31 мартка билгеләнгән.
Контрактлы объектлар буенча вәзгыять түбәндәгечә; 46 фельдшер-акушерлык пунктында төзелеш эшләре 25% ка башкарылган. Башка өч медицина учреждениесендә – 19% ка.
Исегезгә төшерәбез, агымдагы елда Татарстанда «Озак һәм актив тормыш» илкүләм проекты кысаларында 38 сәламәтлек саклау объекты төзеләчәк, шул исәптән 34 фельдшер-акушерлык пункты. Бу максатларга 420 млн сумнан артык акча бүлеп бирелгән, шул исәптән республика бюджетыннан – 128 млн сумнан артык.