Татарстанның Әлки муниципаль районының Борискино авылында яңа фельдшер-акушерлык пункты барлыкка киләчәк.
Аны төзүгә 12 млн сумнан артык акча бүленгән. Төзүчеләр инде типик модульле бина урнаштырганнар. Хәзер биналарның эчке бизәлешен төгәллиләр, эчке инженерлык челтәрләрен урнаштыралар.
78,35 кв. м мәйданда заманча җиһазлар белән тәэмин ителгән функциональ кабинетлар урнаштырылачак. Бу авыл халкына вакытында медицина ярдәме күрсәтергә мөмкинлек бирәчәк.
Хәзерге вакытта объектның әзерлеге 56% тәшкил итә. Шулай ук проект буенча ФАП тирәсендәге территорияне төзекләндерү планлаштырыла.
Борискино-Әлки районының иң борынгы торак пунктларының берсе, Кече Чирмешән елгасы буенда, Базарлы Матак авылыннан 45 км көньяк-көнчыгышта урнашкан. Авыл турында беренче тапкыр 1710 елдан искә алына. Исеме, риваять буенча, Борис исемле Игенче - күчмә кешедән килеп чыккан, аңа бу урын ошаган һәм ул монда урнашырга карар кылган. Соңгы җанисәп буенча авылда 480 кеше яши.
ФАП төзелеше «Дәвамлы һәм актив тормыш» илкүләм проектына керә торган «Беренчел звеноны модернизацияләү» федераль программасы кысаларында алып барыла.
Исегезгә төшерәбез, 2025 елда «Дәвамлы һәм актив тормыш» илкүләм проекты буенча Татарстанның 19 муниципаль берәмлегендә 34 фельдшер-акушерлык пункты төзеләчәк, шул исәптән 3е – Әлки районында.