Бүген ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин чираттагы аппарат киңәшмәсе үткәрде. Әлеге чарада ведомство карамагындагы оешмаларның җитәкчеләре һәм Төзелеш Министрлыгы хезмәткәрләре катнашты.
Киңәшмә барышында Министрлык алдында торган агымдагы сораулар, шулай ук якын киләчәк өчен планнар тикшерелде.