Агымдагы елда старт алган «Кадрлар» илкүләм проектының «Хезмәт базары белән идарә итү» яңа федераль программасы буенча 49 мәшгульлек үзәген ремонтлау каралган. Эшләр республиканың бер генә муниципаль берәмлеген дә читләтеп үтмәячәк.
Узган шимбәдә ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә шундый мәгълүматлар китерде.
Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды.
«48 мәшгульлек үзәгендә ремонт башланды, берсе генә башланмаган, Минзәлә районында, май азагына керешергә планлаштырабыз. Гомумән алганда, эшләрнең агымдагы үтәлеше 16 процент дип бәяләнә», – хәбәр итте Татарстан Республикасы Төзелеш министрлыгы башлыгы.
Барлыгы 49 халыкны эш белән тәэмин итү үзәген ремонтлауга республиканың 45 муниципаль берәмлегендә 833 млн сумнан артык акча бүлеп бирелгән, шул исәптән 175 млн сум – Татарстан Республикасы бюджетыннан.
Исегезгә төшерәбез, әлеге милли проектта каралган кадрлар әзерләүне комплекслы модернизацияләү кысаларында 2029 елга илдә мәшгульлек хезмәте учреждениеләренең бөтен челтәре яңартылачак – «Россия эше» яңа кадрлар үзәкләре ачылачак. Аларда предприятиеләр адреслы ярдәм ала алачак, ә эш эзләүчеләргә туры килгән эшне сайлап кына калмыйча, карьера трегын формалаштырырга, һөнәри белемнәрен яңартырга яки күнекмәләрен торгызырга, яңа кирәкле белгечлек алырга ярдәм итәчәк.