Быел 117 фельдшер-акушерлык пунктын ремонтлау планлаштырылган. Эшләр 56 процентка башкарылган. Узган ярты айда динамика 10% тәшкил итте, шул исәптән өч муниципалитетта 7 ФАПны тапшыру нәтиҗәсендә. 16 объект төгәлләнгән, 88ендә ремонт дәвам итә. Агымдагы ай ахырына кадәр подрядчылар калган 13енә керәчәк.
Соңгы ике атнада балаларга сөт ризыкларын таратуның 13 пунктында ремонт эшләре төгәлләнгән. Шулай итеп, тапшырылган объектлар саны 15кә җитте. 34 сөт кухнясында эш актив бара. Май уртасыннан тагын 7 яңарту башлана. Гомуми үтәлеш 30% тан артып китә.
17 медицина стационарына капиталь ремонт ясау дәвам итә. 20 майга кадәр тагын ике объектта эшләр башланачак. Биредә башкарылган эшләр 15% ка бәяләнә.
Участок хастаханәләрен һәм амбулаторияләрне ремонтлауда эшләүче подрядчылар да яхшы темпта бара. Эшләр барлык 17 объектны да колачлады. Программа чараларының үтәлеше – 36% тәшкил итә.
16 поликлиникада эшләр 30% ка башкарылган. Май аенда Казанда поликлиниканы ремонтлауга керешү планлаштырыла.
Фотосурәттә: капиталь ремонтланган Алабуга үзәк район хастаханәсе