Әлмәт районының Иске Суркино авылында илкүләм проект буенча ФАП төзелеше дәвам итә

2025 елның 26 июне, пәнҗешәмбе

Әлмәт районының Иске Суркино авылында фельдшер-акушерлык пункты төзелеше «Дәвамлы һәм актив тормыш» илкүләм проектына керә торган «Беренчел буынны модернизацияләү» федераль программасы буенча алып барыла. Бу максатларга 12 млн 361 мең сумнан артык акча бүлеп бирелгән.

Типовой модульле ФАПның гомуми мәйданы 78,5 кв. метр тәшкил итә. Төзүчеләр бинаны тулысынча урнаштырганнар, биналарның эчке бизәлешен һәм тышкы челтәрләрне үткәрә башлаганнар. Монда функциональ кабинетлар, шул исәптән процедура, прививка ясату, стерилизация кабинетлары, даруларны саклау бүлмәләре каралган. Шулай ук проект буенча медицина учреждениесен заманча җиһазландыру һәм территорияне төзекләндерү планлаштырыла. Төзелеш-монтаж эшләрен октябрьдә төгәлләү күздә тотыла.

Иске Суркино авылы Әлмәттән 12 км ераклыкта урнашкан. Хәзер монда меңнән артык кеше яши.

Элегрәк ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин хәбәр иткәнчә, «Озак һәм актив тормыш» илкүләм проекты буенча агымдагы елда Татарстанның 19 муниципаль берәмлегендә 34 фельдшер-акушерлык пункты төзеләчәк.

Исегезгә төшерәбез, «Озак һәм актив тормыш» илкүләм проекты 2030 елга гомер озынлыгын 78 яшькә кадәр арттыруга юнәлдерелгән. Поликлиникалар, амбулаторияләр, фельдшер-акушерлык пунктлары яңартыла, аларга эшкә квалификацияле медицина кадрларын күбрәк җәлеп итәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International