Узган шимбәдә ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә социаль-мәдәни объектларны капиталь ремонтлау программаларын гамәлгә ашыруның барышы турында хәбәр итте. Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды.
Марат Айзатуллин ассызыклаганча, Татарстанда ремонтлана торган объектлар саны буенча сәламәтлек саклау тармагы алда бара. «Озак һәм актив тормыш» илкүләм проекты һәм ике республика программасы кысаларында гомуми финанслау 3 млрд 424 млн сумнан артык булган 226 медицина учреждениесе яңартыла.
“Шуның яртысыннан артыгы – 151 «Дәвамлы һәм актив тормыш» илкүләм проектының «Беренчел буынны яңарту» федераль программасына кертелгән. Шул исәптән 117се – 37 муниципаль берәмлектә урнашкан фельдшер-акушерлык пунктлары, әлегә аларның 112се ремонтланган. Барлык программа чараларының 3%ы төгәлләнергә тиеш, – диде Марат Айзатуллин. – Шулай ук балалар туклануын өләшү пунктларын ремонтлау программасы да ахырга якынлашып килә – программага 56 объект керде. Бүгенгә планлаштырылган күләмнең 99%ы үтәлгән. Тапшырылмаган бердәнбер объект – Кукмара районындагы сөт кухнясы»
Югарыда санап үтелгәннәрдән тыш, 19 медицина стационары ремонтлана, алар буенча эшләр 50% ка башкарылган, динамика 10% тан артып киткән. Төзүчеләр әлеге вакытка Алексеевск һәм Балтач районнарындагы 2 клиниканы тапшырганнар.
Участок хастаханәләрен һәм амбулаторияләрне ремонтлауның барышы 94% ка бәяләнә. 17 объекттан торган подряд оешмалары 11не: 3не Әгерҗе, 2шәр Алабуга һәм Ютазы районнарында, берәр Яшел Үзән, Зәй, Лаеш, Тәтеш районнарында ремонтны төгәлләделәр.
Шулай ук быел республика йөкләмәләренә 159 млн 971 мең сум финанслау белән 17 поликлиниканы ремонтлау керә. Аларның 9ы агымдагы датага төгәлләнгән, шул исәптән 6сы Казанда, берәрсе Чаллыда, Әлмәттә һәм Яшел Үзән районында. Программаның үтәлеше 87% тәшкил итә.
Фотосурәттә: Бөгелмә районының Кече Бөгелмә авылында ФАПны капиталь ремонтлау