Мәгариф өлкәсендә 13 объект төзелә, шуларның 8е – гомуми белем бирү учреждениеләре. ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә хәбәр иткәнчә, мәктәпләр буенча төзелеш-монтаж эшләре 78% ка үтәлгән. Биш балалар бакчасы буенча эшләр 51% ка үтәлгән.
Сәламәтлек саклауда 53 объект төзелә. 47 фельдшер-акушерлык пункты буенча төзелеш-монтаж эшләре 90% ка үтәлгән. Башка алты сәламәтлек саклау объектының әзерлеге 74% тәшкил итә.
Программалар кысаларында Яшьләр эшләре министрлыгы линниясе буенча 11 объект төзелә. Өч яшьләр үзәгенең әзерлеге 81% тәшкил итә. Хисап чорында Яшел Үзән районында объект тапшырылган.
Республика программасына кертелгән 8 балаларны савыктыру лагере төзелешендә планлы эшләрнең 46% ы тәмамланган.
Спорт объектлары исемлегенә 23 корылма керә. Шуларның иң эресе – футболны үстерү үзәге. Әлеге объектта әзерлек 45% тәшкил итә.
Дүрт футбол манежы төзелешендә подрядчылар төзелеш-монтаж эшләренең 93% башкарганнар, узган ике атнада Арча һәм Менделеевск районнарында ике объект төзелеп беткән.
«Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасы буенча «Мәдәният» тармагында дүрт объект төзелә. Ике күпфункцияле үзәк төзелешендә һәм район мәдәният йортын реконструкцияләүдә үтәлеш 45% ка җиткән.