Татарстанда агымдагы елга планлаштырылган барлык 47 фельдшер-акушерлык пункты төзелде

2025 елның 8 сентябре, дүшәмбе

Агымдагы елда Татарстанда 2 млрд 877 млн сумга 53 сәламәтлек саклау объекты төзү планлаштырыла. Бу хакта ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Дамир Шәйдуллин хәбәр итте.

Төзелеш программаларына 47 фельдшер-акушерлык пункты кертелгән, алар буенча эшләр тулысынча төгәлләнгән. Шул исәптән Татарстанның 19 муниципаль берәмлегендә 34 ФАП «Дәвамлы һәм актив тормыш» илкүләм проектының «Сәламәтлек саклауның беренчел буынын яңарту» федераль программасы буенча төзелгән, калган 13е – «Фельдшер-акушерлык пунктлары төзү» республика программасы буенча.

Дамир Шәйдуллин билгеләп үткәнчә, подряд оешмалары 6 медицина объекты төзелешендә дә югары темплар күрсәтәләр – алар буенча үтәлеш 93% тәшкил итә. «Дәвамлы һәм актив тормыш» илкүләм проектына кертелгән 3 медицина учреждениесе төзелде: Әлмәтнең Урсала микрорайонындагы «3 нче Әлмәт шәһәр поликлиникасы», Казанның Вишневка бистәсендәге «20 нче шәһәр поликлиникасы» һәм» Казанның «Волжские просторы» ТКсында «11 нче балалар поликлиникасы».

Моннан тыш, илкүләм проект кысаларында Казанның «Весна» торак комплексында 20 нче шәһәр поликлиникасы төзелеше дәвам итә – монда эшләр 87% ка башкарылган.

Республика программасы буенча Казанда «18 нче Үзәк шәһәр клиник хастаханәсе» ДАССОның кабул итү-диагностика бүлеге (80%) һәм «Саба үзәк район хастаханәсе» ДАССОның кан тамырлары үзәге төзелә (93%).

Фотода: Казанның Вишневка бистәсендәге «20 нче шәһәр поликлиникасы» ДАССОның гомуми практика табибы һәм педиатр үзәге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International