Аксубай районының Иске Ибрай авылында мәдәният йортына капиталь ремонт ясалган

2025 елның 24 сентябре, чәршәмбе

Иске Ибрай авылындагы мәдәният йорты 1978 елда төзелгән. Гомуми мәйданы 1180 кв. м булган ике катлы бинада беренче тапкыр 2018 елда капиталь ремонт ясалган. Ул вакытта төзүчеләр тәрәзәләрне алыштырганнар, фасадны һәм ишек яннарын яңартканнар.

Агымдагы елда инженер-техник тәэмин итү челтәрләре – җылылык, су белән тәэмин итү, канализация, электрика ремонтланды. Капремонт программасына идәннәрне, ишекләрне алыштыру, эчке бизәү һәм диварларны сәнгати бизәү кертелгән. Шулай ук авыл клубында яңа җиһазлар һәм технологик җайланмалар бар. Финанслау 30 млн 750 мең сум тәшкил иткән.

2025 елда Татарстанда барлыгы 19 авыл клубы яңартыла, шул исәптән 17се – «Мәдәни объектларны капиталь ремонтлау» республика программасы буенча һәм 2се – «Гаилә кыйммәтләре һәм мәдәният инфраструктурасы» федераль программасы,  «Гаилә» илкүләм проекты буенча.  Бу максатларга 531 млн 569 мең сумнан артык акча бүлеп бирелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International