Татарстанда сәламәтлек саклау объектларына капиталь ремонт ясау төгәлләнә

2025 елның 29 сентябре, дүшәмбе

Быел «Дәвамлы актив тормыш» илкүләм проекты һәм ике республика программасы кысаларында барган сәламәтлек саклау объектларын ремонтлау тәмамлануга якынлаша. Агымдагы елда программага 3 млрд 424 млн сумлык 226 медицина учреждениесе кертелгән. Бу хакта узган шимбәдә Хөкүмәт Йортында узган киңәшмәдә ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.

«Хәзерге вакытта «Балаларга сөт тукландыру пунктларын капиталь ремонтлау» республика программасы буенча 27 муниципаль берәмлектә 116 млн 258 мең сумлык 56 объект тапшырылган», – диде Татарстан Республикасы Төзелеш министрлыгы башлыгы.

«Дәвамлы актив тормыш» илкүләм проекты буенча Татарстанның 37 муниципаль берәмлегендә сәламәтлек саклауның беренчел буынның 151 объектында эшләр тәмамланган. Шул исәптән 30 муниципалитетта 117 фельдшер-акушерлык пунктына һәм 16 муниципаль берәмлектә 20 район үзәк хастаханәсенә, 10 район поликлиникасына, 4 балалар поликлиникасына капиталь ремонт ясалган. Финанслауның гомуми суммасы 617 млн 774 мең сум тәшкил итте, шул исәптән республика бюджетыннан 129 млн 733 мең сум.

13 муниципалитетта урнашкан 19 стационарга капиталь ремонт ясала, финанслау 2 млрд 693 млн сум.

«Подрядчыларга 7 объектта ремонт эшләрен төгәлләргә кирәк. Шуларның 3 е – Казанда һәм берешәр Кукмарада, Әлмәттә, Яшел Үзән районының Васильево поселогында, Саба районының Байлар Сабасы поселогында. Гомуми башкару дәрәҗәсе 87% ка җитте», – дигән мәгълүмат бирде Марат Айзатуллин.

Исегезгә төшерәбез, «Дәвамлы һәм актив тормыш» илкүләм проекты 2030 елга гомер озынлыгын 78 яшькә кадәр арттыруга юнәлдерелгән. Поликлиникаларны, амбулаторияләрне, фельдшер-акушерлык пунктларын яңарту дәвам итә, аларга эшкә квалификацияле медицина кадрларын күбрәк җәлеп итәләр. 

Фотода: Апас районының Каратун тимер юл станциясе поселогында илкүләм проект буенча ремонтланган ФАП

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International