«Күп балалы гаиләләр өчен җир кишәрлекләрен төзекләндерү» республика программасы буенча Татарстанның Тукай районы Азмушкино авылының көнбагыш микрорайонында юллар төзелеше төгәлләнде. Хәзер биредә Яр Чаллыдан 2300гә якын күпбалалы гаилә яши.
Биш урамда 5,2 км озынлыктагы вак таш белән ком катнашмасыннан ясалган юллар барлыкка килде. Эшчеләр су үткәргеч торбалар ясады.
2025 елда «Күпбалалы гаиләләр өчен җир кишәрлекләрен төзекләндерү» республика программасына барлыгы 6 объект кергән. Программаны гамәлгә ашыру тулысынча төгәлләнгән.
ТР ГИСУ фотосы