Бүген “ТАНЕКО” ААҖ территориясендә, Россия Федерациясе Федераль ҖыелышыныңТатарстан Республикасы буенча Дәүләт Думасы депутатлары катнашында, Татарстан икътисадына федераль чаралар җәлеп итү соравы буенча киңәшмә булды. Әлеге киңәшмәне ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәмәтшин үткәрде. Чарада, шулай ук, ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Ю.Л. Аляшев катнашты.
Парламент башлыгы, республиканың профильле министрлыклары һәм Дәүләт думасы депутатларының Татарстанга федераль чаралар җәлеп итү буенча эшләгән эшләрен, югары бәяләде. Республика 38 федераль максатчан программаның 25ендә катнаша. Республика бюджетыннан финансларга ярдәм итүне исәпкә алганда, 2013 елда әлеге программалар буенча шактый чаралар үзләштерелгән.
Фәрит Мөхәмәтшин ассызыклавынча, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан, әлеге күләмне 2014-2015 елларда да саклау бурычы куелган. Илдәге икътисади хәлнең катлаулы булуы белән бәйле рәвештә, икътисадның үсеш темплары акрыная. Ноябрь торышына Татарстандагы икътисадның үсеше 1,2%, ә Россиядә – якынча нульне тәшкил итә. “Мондый шартларда федераль программалар буенча һәр тиен өчен көрәшергә кирәк”, - диде ул.
Киңәшмәдә, “Татнефть” ААҖ генераль директоры Наил Маганов, Түбән Камада нефть химиясе һәм нефть эшкәртә торган производстволар комплексы төзү турындагы проектны тормышка ашыруның барышы турында сөйләде. Аның сүзләренә караганда, “ТАНЕКО” комплексын төзү өчен 267 миллиард сум үзләштерелгән. Эшләрнең пик вакытында төзелеш мәйданында 15 мең кеше эшләгән. Комплексны файдалануга тапшыру өчен 2,3 мең эш урыны әзерләнгән. Проектны тормышка ашыруның беренче баскычында түбәндәге күрсәткечләргә ирешелгән: эшләнгән эшнең тирәнлеге – 74% ( Россия буенча уртача – 71%), ачык нефть продуктларының чыгышы - 50%тан артык. Беренчел эшләнгән эшнең планлаштырылган көче елына 7 миллионан 8 миллион тоннага артты. Хәзерге вакытта көче елына 2,9 миллион тонна чималны тәшкил иткән гидрокрекингны катнаш урнаштыру өлешендә җибәрү-тәртипкә салу эшләре бара. Әлеге процесс нәтиҗәсендә Евро-5 дизель ягулыгын, авиация ягулыгын алу мөмкин булачак. Майлар җитештерү, чимал буенча елына 250 тоннаны тәшкил итәчәк.
Наил Маганов проектның үсешен токарлаучы проблемаларны да билгеләп үтте, аларга түбәндәгеләр керә: 2011 елның 1 февраленнән салым законнар җыелмасысының экспортлы пошлиналар өлешенә үзгәрешләр керү, 2015 елдан караңгы нефть продуктларына пошлина үсүе, Шәһәр төзелеше Кодексы һәм төзелеш тизлеген тоткарлаучы яңа технологик регламентлар кертү.
Генераль директор “ТАНЕКО”ның якын киләчәктәге үсеш баскычлары турында сөйләде: 2015 елның декабренә нафтаны гидрочистарту, керосин һәм дизель фракцияләрен гидрочистарту, кокслауның авыр газойларын гидрочистартуакрын коксалуны урнаштыру булачак. Комплексны файдалануга тапшырудан барлыкка килгән интеграль эффект 2,7 миллиард сумны тәшкил итәчәк.
Киңәшмәдә ТРның берничә министрлык һәм ведомство вәкилләре катнашты. ТР икътисад министры Мидхәт Шагиәхмәтов “2013 елда Татарстан Республикасы икътисадына федераль чаралар җәлеп итү һәм 2014 елга бурычлар турында” дигән доклад белән чыгыш ясады.
Киңәшмәдән соң, катнашучылар, “ТАНЕКО” нефть эшкәртә торган һәм нефть химиясе заводы комплексының беренче чиратын карадылар. Әлеге комплекс 2011 елның декабрендә файдалануга тапшырылган иде. Гомумән алганда, предприятиедә якынча 16 млн. тонна чимал эшкәртелгән. Кунаклар ЭЛОУ-АВТ-7 нефтен беренче эшкәртү буенча технологик җиһазны тикшерделәр. Әлеге җиһазның үзенчәлеге булып түбәндәгеләр тора: карбоновлы нефть, девонлы нефть яки аларның катнашмасын төрлечә эшкәртү, шулай ук тозсызландыру һәм сусызландыру өчен өч бакычлы система куллану ( гомумкабул ителгән ике баскычлы система).
Әлеге процесс, хлоридларга бай чималны эшкәртү вакытында, тозсыз нефтьтә тоз һәм суның мнинималь булуын тәэмин итә. Әлеге җиһазда җиңел углеводородларның, бензин, көнкүреш мич ягулыгын, учак мазутын, вакуумлы газойльне, ягулык челтәренә углеводородлы газның киң фракциясе эшкәртелә.
Кунаклар, шулай ук,технологик процессның термик һәм каталитик баскычларын кулланып, “Клаус” методикасы буенча элементар күкерткә күкерт-водородлы ачы газларны эшкәртү өчен эшләнгән техниканы карадылар. Әлеге технология элементар күкертне алу тирәнлеген кимендә 99,8% ка җиткерергә ярдәм итәчәк. Төеннең җитештерү көче елына 278,8 мең тоннаны тәшкил итә.
Гидрокрекингны комбинир урнаштыруда ( ГКУ), хәзерге вакытта, җибәрү чаралары актив рәвештә бара. ГКУда 2,9 млн. тонна вакуумлы газойль эшкәртеләчәк. Әлеге процесс якты нефть продуктларының чыгуын арттырырга һәм Европа дәрәҗәсендәге мотор ягулыгы җитештерә башлау мөмкинлеге бирәчәк. Аерым алганда, пассажир автобуслары, җиңел һәм йөк автомобильләре өчен билгеләнгән 5 класслы дизель ягулыгы елына 1,5 млн. тоннага кадәр җитештереләчәк. Җитештерелә торган ягулык, Россиянең салкын кышы шартларында бик актуаль булган түбән температуралы булуы белән аерылып торачак. ГКУ, дизель ягулыгыннан тыш, реактив сомолетлар өчен 380 мең тоннага кадәр авиацион керосин җитештерәчәк.
Комплексны үстерүнең киләсе баскычында нефтьне тирән эшкәртү заводы төзү планлаштырыла, әлеге комплекска акрын кокслау, каталитик крекинг, каталитик риформинг һәм изомеризация техникалары керәчәк. Әлеге техникалар җыелмасы нефть эшкәртү тирәнлеген 97% җиткерергә, продукциянең төрләрне арттырырга һәм мотор ягулыгын җитештерүне арттырырга ярдәм итәчәк.
Экскурсия “Түбән Кама тоташ металл шиналар заводы” ААҖдә тәмамланды. Әлеге оешма “Татнефть” ААҖнең шиналар заводы комплексына керә. Узган елны, әлеге комплекс, компаниянең шиналар заводы тарихында беренче тапкыр, 13 миллионнан артык шина җитештергән.