Ютазы районының Урыссу бистәсендә мәдәният йорты капиталь төзекләндерелде. Бинаның гомуми мәйданы 2 074 кв. м. биредә түбә һәм фасад тулысынча яңартылган, инженер-техник тәэмин итү челтәрләре алыштырылган, бизәү эшләре башкарылган, яңа тәрәзәләр, ишекләр, видеокүзәтү системасы урнаштырылган.
Төзекләндерү программасы буенча территория яшелләндерелде, су сибү системасы урнаштырылды, автомобильләр өчен парковка булдырылды. Шулай ук яңа җиһазлар, инвентарь сатып алынды һәм урнаштырылды.