Әгерҗедә 2 нче урта мәктәпнең спорт залына капиталь ремонт ясалды

2025 елның 30 октябре, пәнҗешәмбе

Әгерҗедә төзүчеләр 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең спорт залына капиталь ремонт ясаганнар.

259 кв. м мәйданлы спорт залында җылыту, вентиляция һәм су белән тәэмин итү системалары яңартылган. Монда шулай ук электр монтажлау һәм бизәү эшләре башкарылган, тәрәзәләр һәм ишекләр алыштырылган, спорт линолеумы җәелгән, чишенү бүлмәләре ремонтланган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International