Бүген Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгында 2024 ел йомгаклары буенча «Татарстан Республикасының иң төзек торак пункты» бәйгесендә җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды.
Үзенең кереш сүзендә министрның беренче урынбасары Дамир Шәйдуллин конкурсның 2007 елдан бирле үткәрелүен искәртте.
«Бәйгенең максаты – хисап чорында торак-коммуналь хуҗалык тармагын төзекләндерү һәм үзгәртеп кору мәсьәләләрендә иң яхшы нәтиҗәләргә ирешелгән торак пунктларны билгеләү. Төзекләндерү һәм торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендәге күрсәткечләр, шул исәптән җирлекнең экологик торышын бәяләү, көнкүреш калдыклары полигоннары булу, тиешсез чүплекләрне бетерү буенча эшләр уңышлы башкарылган һәм иң яхшы нәтиҗәләргә ирешкән торак пункт җиңүче булып таныла», – дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы Төзелеш министрлыгы башлыгы урынбасары.
Конкурс 4 номинация буенча үткәрелде. Узган ел нәтиҗәләре буенча 15 торак пункт җиңүче һәм призер булып танылды. Алар Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының тиешле дипломнарын һәм акчалата премияләрен алдылар.
«Торак пунктлар» номинациясендә:
беренче категориядә Әлмәт шәһәре җиңүче дип табылды
икенче категориядә – Чистай шәһәре
өченче категориядә – Азнакай шәһәре
дүртенче категориядә:
1 урын – Баулы шәһәре
2 урын – Мамадыш шәһәре
3 урын – Биектау авылы
бишенче категориядә:
1 урын – Актаныш муниципаль районының Актаныш авыл җирлеге;
2 урын – Тәтеш шәһәре;
3 урын – Балык Бистәсе муниципаль районының Балык Бистәсе поселогы.
алтынчы категориядә:
1 урын – Мамадыш муниципаль районының «Мамадыш совхозы» поселогы
2 урын – Баулы муниципаль районының Кызыл Яр авыл җирлеге
3 урын – Иннополис шәһәре
җиденче категориядә:
1 урын – Баулы муниципаль районының Томбарлы авыл җирлеге
2 урын – Яшел Үзән муниципаль районының Олы Җәке авыл җирлеге
3 урын – Ютазы муниципаль районының Абсәләм авыл җирлеге
«Төзекләндерү буенча иң яхшы предприятие, учреждение, башка оешма» номинациясендә Ютазы муниципаль районының «Удача» торак ширкәте җиңүче дип танылды.
«Иң яхшы торак милекчеләре ширкәте» номинациясендә – «Ышаныч» торак ширкәте, Зәй шәһәре.
«Иң яхшы идарәче компания» номинациясендә – «Жилбытсервис» ҖЧҖ, Әлмәт шәһәре.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты дипломнары белән бүләкләнделәр:
«Архитектур-тарихи мирасны саклап калу өчен» – Яшел Үзән муниципаль районының Зөя авыл җирлеге;
«Архитектура күренешен камилләштерү буенча актив эш өчен» – Азнакай муниципаль районының Актүбә поселогы;
«Яшелләндерүдә югары күрсәткечләр өчен» - Чаллы ш. «Мәдәният һәм ял паркы» МУП;
«Халыкның төзекләндерүдә актив катнашуы өчен» – Ютазы муниципаль районының Урыссу поселогы;
«Төзекләндерүдә халыкның актив катнашуы өчен» – Биектау муниципаль районының Биектау авылы;
«Конкурста актив катнашкан өчен» – Бөгелмә муниципаль районының Карабаш поселогы.
Котлыйбыз!