Татарстанда социаль-мәдәни объектларны капиталь ремонтлау программаларын гамәлгә ашыру төгәлләнә

2025 елның 11 ноябре, сишәмбе

Татарстанда социаль-мәдәни объектларны капиталь ремонтлау программаларын гамәлгә ашыру ахырына якынлаша – программаларның бер өлеше тулысынча үтәлгән, калганнары ахырына якынлаша. Бу хакта Татарстан Республикасының Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.

Мәгариф өлкәсендә 5,849 млрд сумлык 213 объект тулысынча ремонтланган. Шул исәптән 11 балалар бакчасы, шуларның 2се – «Гаилә» илкүләм проектының «Гаиләгә ярдәм» федераль программасы кысаларында. Шулай ук 33 мәктәп һәм мәгариф үзәге яңа төс алды. Шулардан 10 мәктәп 10 муниципаль берәмлектә – «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проектының «Балаларга иң яхшысы» федераль программасы буенча.

Сәламәтлек саклау тармагында 226 медицина объектыннан 221 объект капиталь ремонтланган, шул исәптән 151е – «Дәвамлы һәм актив тормыш» илкүләм проектының «Сәламәтлек саклауның беренчел буынын яңарту» федераль программасы буенча. 5 стационар эшли: Кукмара, Әлмәт, Саба муниципаль районнарында һәм 2се Казанда.

27 мәдәният объектының 3 объектын төгәллисе калды. Аларның 2 се – Кукмара районында «Гаилә» илкүләм проекты буенча ремонтлана торган «Яшь тамашачы театры» һәм «Бертуган Комаровлар фабрикасының контора бинасы». Һәм «Мәдәниятне үстерү» дәүләт программасы буенча – Боратынскийның Казандагы утары. Төзелеш-монтаж эшләренең гомуми үтәлеше 98% тәшкил итә, барлык объектлар да әзерлекнең югары дәрәҗәсендә.

Яшьләр сәясәте линиясе буенча 5 республика һәм федераль программага 34 объект кертелгән. 9 психологик-педагогик ярдәм үзәге, 4 яшүсмерләр клубы, 8 яшьләр үзәге һәм 12 балаларны савыктыру лагере ремонтланган. Республиканың Яшел Үзән муниципаль районында «Пионер» лагерен төзекләндерәсе калды. Аның буенча үтәлеш 87% ка җиткән.

Фотода: Казанда Боратынский утарында капиталь ремонт барышы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International