Яшел Үзән районының Васильево бистәсендә Крупская исемендәге 38 нче катнаш төрдәге балалар бакчасына капиталь ремонт ясалган.
Мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе 100 балага исәпләнгән. Төзүчеләр төп бинаны, азык-төлек блогын, кер юу бүлмәсен, склад бүлмәсен, түбәсен һәм фасадын ремонтлаганнар. Монда тәрәзә һәм ишек уемнары, керү яклары, эчке инженерлык челтәрләре монтажланган. Программа кысаларында шулай ук җиһазлар һәм инвентарь сатып алынды.
Дүрт веранда, балалар өчен уен мәйданчыклары урнаштырылган территория тулысынча яңартылган.
Хәзер балалар бакчасында хәрәкәт итү көче аз булган төркемнәрнең тоткарлыксыз һәм уңайлы хәрәкәт итүе өчен барлык шартлар да каралган.
Исегезгә төшерәбез, агымдагы елда капиталь ремонт буенча республика программасына 480,767 млн сум финанслау белән 9 мәктәпкәчә мәгариф учреждениесе кертелгән. Моннан тыш, «Гаилә» илкүләм проектының «Гаиләгә ярдәм» федераль программасы буенча Казанда 130,126 млн сумлык 2 балалар бакчасы ремонтланган.
ТР ГИСУ фотосы