Татарстанда 226 медицина объектының 223е ремонтланган

2025 елның 22 ноябре, шимбә

Агымдагы елда гамәлгә ашырыла торган социаль-мәдәни объектларга капиталь ремонт программалары тулысынча диярлек төгәлләнгән. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Дамир Шәйдуллин хәбәр итте.

Традицион шимбә киңәшмәсен Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

Сәламәтлек саклау өлкәсендә капиталь ремонт буенча федераль һәм республика программаларына 3,424 млрд сумлык 226 медицина объекты кертелгән.

Шул исәптән 37 муниципаль берәмлектә 151 объект «Дәвамлы һәм актив тормыш» илкүләм проектының «Сәламәтлек саклауның беренчел буынын заманчалаштыру» федераль программасы буенча ремонтланган: 117 фельдшер – акушерлык пункты, 17 участок хастаханәсе һәм амбулаториясе, 17 сырхауханә. Монда финанслау 614,4 млн сумнан артып киткән.

«Балаларга сөт тукландыру пунктларын капиталь ремонтлау» республика программасы буенча 27 муниципалитетта 116,2 млн сумнан артык суммага 56 объект яңартылган.

Медицина стационарларын ремонтлау буенча республика программасына кергән 19 объектның финанславы 2,693 млрд сум тәшкил итә, 16сы – Мамадыш, Балтач, Чистай, Алекеевск, Яшел Үзән, Минзәлә, Сарман, Чирмешән, Бөгелмә, Саба муниципаль районнарында һәм 6сы Казанда төгәлләнгән. 3 объект эштә кала – Казанда, Кукмарада һәм Әлмәттә. Үтәлеш 93% дип бәяләнә.

Фотода: Әлмәт үзәк район хастаханәсе стационарын капиталь ремонтлау

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International