«Кадрлар» илкүләм проекты буенча Татарстанда 49 мәшгульлек үзәге ремонтланган

2025 елның 27 ноябре, пәнҗешәмбе

«Кадрлар» илкүләм проектының «Хезмәт базары белән идарә итү» федераль программасы кысаларында төзүчеләр Татарстанда халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләренә капиталь ремонт ясады. Программага 45 муниципаль берәмлектә 49 мәшгульлек үзәге кергән. Финанслау 833,5 млн сумнан артык тәшкил иткән.

Объектларда инженерлык челтәрләре ремонтланган, бизәү эшләре башкарылган, яңа җиһазлар урнаштырылган. Хәзер мәшгульлек үзәкләрендә гражданнар белән эшләү өчен уңайлы киңлекләр, цифрлы хезмәт күрсәтү зоналары, интерактив вакансияләр банкы һәм балалар почмаклары булдырылган. Барлык оешмаларда дә мөмкинлекләре чикле булган кешеләр өчен уңайлы керү мөмкинлеге тәэмин ителгән.

Капиталь ремонт нәтиҗәсендә халык мәшгульлек хезмәтләрен заманча һәм уңайлы форматта алачак.

Шулай ук Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы линиясе буенча Татарстанда халыкка социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләрен ремонтлау буенча республика программасын гамәлгә ашыру төгәлләнде. Әлеге программа кысаларында 19 муниципалитетта 148 млн сумлык 31 объект яңартылган.

ТР ГИСУ фотосы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International