Яр Чаллыда балалар сәнгать мәктәбе ремонтланды

2025 елның 3 декабре, чәршәмбе

Яр Чаллыда программадан тыш объект – Батенчук урамында урнашкан балалар сәнгать мәктәбе капиталь ремонтланган.

Гомуми мәйданы 2574 кв. м булган өч катлы мәктәп бинасы 1978 елда төзелгән. Биредә шактый күләмле эшләр башкарылган: фасад һәм түбә, керү урыны, инженер-техник тәэмин итү челтәрләре ремонтланган. Шулай ук тәрәзәләр һәм ишекләр алыштырылды, эчке бизәкләр ясалды, яңа җиһазлар сатып алынды.

Хәзер балалар сәнгать мәктәбендә укучыларның иҗади сәләтләрен үстерү өчен заманча һәм уңайлы шартлар тудырылган.

Моннан тыш, агымдагы елда капиталь ремонт программасына 3 балалар мәктәбе кертелгән. Мәсәлән, «Гаилә» илкүләм проектының «Гаилә кыйммәтләре һәм мәдәният инфраструктурасы» федераль программасы буенча Биектау муниципаль районының Усады авылында Салих Сәйдәшев исемендәге балалар сәнгать мәктәбе 75 млн сумнан артык күләмдә капиталь яңартылды. «Мәдәният тармагының мәгариф учреждениеләренә капиталь ремонт» республика программасы буенча Азнакай һәм Ютазы районнарында ике мәктәптә эшләр тәмамланган. Финанслау суммасы 148 млн сумнан артып китте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International