Татарстанда 31 социаль хезмәт күрсәтү оешмасы капиталь ремонтланган

2025 елның 4 декабре, пәнҗешәмбе

Татарстанның 19 муниципаль берәмлегендә 31 социаль хезмәт күрсәтү һәм социаль яклау оешмасында капиталь ремонт тәмамланган. Эшләрне финанслау 148 млн сумнан артып китте.

Программа буенча учреждениеләрдә инженерлык челтәрләре, түбә, керү урыннары ремонтланган, биналарда эчке эшләр башкарылган. Азык-төлек блоклары, ашханәләр, холлар, коридорлар, мунча корпуслары һәм башкалар тулысынча яңартылган. Нәтиҗәдә, учреждениеләрдә халык өчен уңайлы шартлар тудырылган.

ТР ГИСУ фотосы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International