Казанда Ярослав Гашек урамында урнашкан 302 нче ике телле балалар бакчасына капиталь ремонт ясалган. Эшләр «Гаилә» илкүләм проектының «Гаиләгә ярдәм» федераль программасы кысаларында башкарылды.
Мәктәпкәчә балалар учреждениесенең ике катлы бинасы 1972 елда төзелгән. 2029 кв. м мәйданда төзүчеләр комплекслы капиталь ремонт үткәрделәр: инженерлык челтәрләрен алыштырдылар, фасад ярыкларын инъекцияләделәр һәм эчне бизәкләделәр. Шулай ук түбә һәм фасад яңартылды, бүлгеләр ясалды, керү урыннары ремонтланды, тәрәзәләр һәм ишекләр алыштырылды.
Эшләр программасына балалар бакчасы территориясен төзекләндерү дә кертелгән. Биредә яңа уен мәйданчыклары урнаштырылган. Халыкның аз хәрәкәтчән төркемнәренә керү мөмкинлеген тәэмин итү капиталь ремонтның мәҗбүри шарты булды.
Исегезгә төшерәбез, Татарстанда агымдагы елда гомуми суммасы 607,5 млн сумнан артыграк булган 11 балалар бакчасына капиталь ремонт ясалган, шул исәптән Казандагы 2 объект – «Гаилә» илкүләм проекты буенча 130,1 млн сумга.
ТР ГИСУ фотосы