Ел саен мәгариф өлкәсендә капремонт буенча иң масштаблы эшләр башкарыла, шул исәптән агымдагы ел да. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган утырышта ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Дамир Шәйдуллин хәбәр итте.
Киңәшмәне Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде.
«2025 елда 8 федераль һәм республика программалары буенча 5,9 млрд сумлык 213 мәгариф объектына капиталь ремонт ясалды», – дип хәбәр итте Д.Шәйдуллин.
«Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты буенча республиканың 10 районында 10 мәктәп, Сарман районында колледж һәм Чаллыда тулай торак ремонтланган.
«Гаилә» илкүләм проектының «Гаиләгә ярдәм» федераль программасы буенча – Казанда 2 балалар бакчасы.
«Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасы буенча Саба районында Шәмәрдән «Үсеш» лицее яңартылды.
Республика программаларына 198 объект кертелгән. Бу 18 мәктәп, 3 балалар йорты һәм балалар үзәге. 83 мәктәптә – функциональ зоналар, 74 мәктәптә азык-төлек блоклары ремонтланган. Кече буында 9 балалар бакчасы ремонтланган. Урта һөнәри белем бирү буынында 7 ресурс үзәге һәм 3 тулай торак яңартылган.
Фотода: Яшел Үзән көймәләр төзү көллиятенең яңартылган аудиториясе