Татарстанда балаларны савыктыру лагерьларын капиталь ремонтлау һәм төзү төгәлләнде

2025 елның 22 декабре, дүшәмбе

Агымдагы елда капиталь ремонт һәм балаларны савыктыру лагерьларын төзү буенча республика программаларына 20 объект керде. Финанслау 970 млн сумнан артып китте.

Капиталь ремонт кысаларында 13 балалар лагеренда төрле эшләр башкарылган. Кайбер объектларда инженер-техник тәэмин итү челтәрләре, фасад һәм түбә ремонтланган, биналар бизәлгән.  Шулай ук спорт мәйданчыклары ремонтланган, яңа җиһазлар куелган, территория төзекләндерелгән.

Төзелеш программасы буенча 7 балалар лагеренда яңа корылмалар һәм корпуслар барлыкка килде. Мәсәлән, Татарстан Республикасының Яшел Үзән районындагы Ильинское авылында Муса Җәлил исемендәге сәламәтләндерү-ял итү учреждениесендә заманча медицина пункты төзелешенең беренче этабы башкарылды, Балтач районының «Романтик» лагеренда ике яңа бер катлы йокы корпусы, медицина пункты һәм контроль-үткәрү пункты төзелде.

Балалар лагерьларын капиталь ремонтлау һәм төзү программалары балаларның һәм яшүсмерләрнең оешкан ялы һәм сәламәтлеге өчен куркынычсыз, уңайлы шартлар тудыруга юнәлдерелгән.

Фотода: Әгерҗе районында яңартылган «Алмалы» балалар лагере

ТР ГИСУ материаллары буенча

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International