Кама Аланында 5 нче спорт мәктәбенә реконструкция ясалды. Биредә бокс, дзюдо, тхэквандо, баскетбол һәм ирекле көрәш буенча укыту-тренировка дәресләре уза. Спорт мәктәбендә барлыгы 488 бала шөгыльләнә.
Гомуми мәйданы 4941 кв. м булган өч катлы мәктәп бинасында комплекслы эшләр башкарылган: түбә яңартылган, бүлмәләр бизәлгән, эчке һәм тышкы инженерлык челтәрләре, лифт урнаштырылган. Оешмада барлык спорт заллары да тулысынча ремонтланган.
Моннан тыш, мәктәп янында 2679 кв. м мәйданлы янкорма барлыкка килгән. Анда иркен холл, чишенү бүлмәләре, медицина кабинеты, спорт залы һәм санузеллар урнашкан.
Хәзер мәктәп физик культура һәм спорт белән шөгыльләнү өчен күп функцияле базага әверелде.
ТР ГИСУ материаллары буенча