2026 елда Татарстанда 561 йорт яны территориясе төзекләндереләчәк

2026 елның 10 гыйнвары, шимбә

2026 елда «Безнең ишегалды» республика программасын гамәлгә ашыруга гадәттәгечә 10 млрд сум бүлеп бирелгән. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.

13 муниципалитетта 561 йорт яны территориясен төзекләндерү планлаштырылган. Шул исәптән Казанда 246 ишегалды яңартылачак, Чаллыда – 68, Әгерҗе районында – 5, Әлмәт районында – 24, Бөгелмә районында – 19, Биектау районында – 3, Алабуга районында – 13, Зәй районында – 9, Яшел Үзән районында – 62, Лаеш районында – 5, Лениногорск районында – 19, Түбән Кама районында – 55 һәм Чистай районында – 33.

Эшләр апрель азагында башланачак.

Фотода: Чаллыда 2025 елда яңартылган ишегалларының берсе

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International