Әлмәттә Төзүчеләр Гатин-Больничная урамыннан алып 2 нче канализация насос станциясенә кадәр 476 м участокта диаметры 800 мм булган үзйөрешле канализация коллекторын торгызганнар. Финанслау 205,3 млн сумнан артып китте.
Төзелеш-монтаж эшләре 2025 елның сентябрендә «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты чараларын өстәмә финанслау нәтиҗәсендә мөмкин булды.
Экспертлар билгеләп үткәнчә, торба үткәргечне торгызу инновацион ысул белән башкарылган – камералар һәм коелар аша участоклар, җир эшләре һәм корылмаларны сүтмичә. Аның асылы шунда: полимер профильне иске торбаүткәргеч эчендә өзлексез бөкләү бара. Җиһазлар кое авызы аша төялә. Мондый ысул Казанда кулланылган инде. Әлмәттә беренче тапкыр кулланылды.
Коллектор 1972 елда файдалануга тапшырылган, аның гомуми озынлыгы 2486 м тәшкил итә. Объект алдагы елларга күчә торган объект булып тора, ул тулысынча 2027 елда гамәлгә ашырылачак.
Исегезгә төшерәбез, 2025 елда коммуналь инфраструктураны модернизацияләү программалары буенча Татарстанның барлык 45 муниципаль берәмлегендә 12,6 млрд сумлык 167 объект реконструкцияләнде.
Шул исәптән «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проектының «Коммуналь инфраструктураны модернизацияләү» федераль программасы буенча – 47 объект. Һәм 120 объект – Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов инициативасы буенча 8,5 млрд сумлык республика программасы буенча.