Республика программасы буенча Тәтеш районының Тәтеш шәһәрендә катнаш төрдәге «Әкият» балалар бакчасы ремонтланачак.
Гомуми мәйданы 1800 кв. м булган ике катлы балалар бакчасы бинасы 2002 елда төзелгән. Хәзер төзүчеләр демонтаж эшләре төгәлли, идәннәрне һәм инженерлык челтәрләрен ремонтлый, биналарны бизәү эшләрен алып бара.
Программа буенча бинаның фасадын яңарту, ишек уемнарын, тәрәзәләрне алыштыру, яңа җиһазлар урнаштыру планлаштырыла. Шулай ук балалар бакчасы территориясендә асфальт түшәләчәк һәм брусчатка җәеләчәк.
Капиталь ремонт үткәрү балаларны һәрьяклап үстерү, тәрбияләү һәм укыту өчен уңайлы шартлар тудыруга юнәлдерелгән.
ТР ГИСУ материаллары буенча