Агымдагы елда Татарстанда 96 сәламәтлек саклау объектына капиталь ремонт ясалачак

2026 елның 31 гыйнвары, шимбә

«Сәламәтлек саклау» тармагында 96 объектны ремонтлау планлаштырыла. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган утырышта ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Дамир Шәйдуллин хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды.

Татарстан Республикасы Төзелеш министрлыгы башлыгының беренче урынбасары сүзләренә караганда, эшләр «Дәвамлы һәм актив тормыш» илкүләм проекты һәм гомуми суммасы 3,433 млрд сумлык өч республика программасы буенча башкарылачак.

Республика программалары буенча 16 районда 33 фельдшер-акушерлык пункты, 10 районда 33 балаларга сөт ризыгы өләшү пункты һәм 16 муниципалитетта 25 стационар ремонтланачак. 

«Дәвамлы һәм актив тормыш» илкүләм проектының «Сәламәтлек саклауның беренчел буынын заманчалаштыру» федераль программасына 3 муниципаль берәмлектә 400 млн сумнан артык гомуми финанслау белән 5 поликлиника кертелгән.

Д. Шәйдуллин сүзләренчә, тармакның 78 объекты буенча контрактлар төзелгән.  Калган контрактация февраль ахырына кадәр планлаштырылган.

Капремонт 8 балаларга сөт ризыгы өләшү пунктында башланды – 28%, 19 ФАПта (8%) һәм 7 стационарда (12%) башкарылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International