«Социаль ипотека» программасы буенча Әгерҗе шәһәрендә 3 күпфатирлы йорт төзелгән.
Ометов урамында ике катлы бер подъездлы яңа йортлар урнашкан. Йортның гомуми мәйданы 372 кв. м тәшкил итә. Һәр яңа йортта 8 фатир бар, алар җиһазсыз, чиста бизәлештә тапшырыла.
Ишегалдында машина кую урыннары, тротуарлар булдырылган, яктырту урнаштырылган.