Әлмәттә республика программасы буенча 43 нче «Белочка» катнаш төрдәге балалар бакчасы бинасына капиталь ремонт ясала.
Гомуми мәйданы 1741 кв. м булган бинада балалар төркемнәрен һәм баскыч маршын яңарту белән комплекслы эшләр планлаштырылган.
Хәзер төзүчеләр җылыту һәм ут системаларын сүтеп ремонтлауга, керештеләр, бинаны бизәү эшләрен алып баралар. ТР ГИСУ мәгълүматлары буенча, оператив үтәлеш 17% тәшкил итә.